Татарстан Республикасы Милли музее директоры эштән китүен әйткән

Татарстан Республикасы Милли музееның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова эштән китүе турында белдерде. Бу хакта ул үзенең социаль челтәрдәге битендә язган.

«Татарстан Республикасы Милли музеенда хезмәт итү вакытым тәмамланды. Моннан 36 ел элек мин Горький әдәби музее филиалына кече фәнни хезмәткәр булып эшкә килдем, 14 ел элек мин Татарстан Республикасы Милли музее булган дөньядагы иң яхшы музейның генераль директоры булдым», — ди Гөлчәчәк Нәҗипова.

«Киң масштаблы проектлар эшләгәндә ярдәм иткән һәм яңаларына рухландырган һәркемгә зур рәхмәт. Музейның якты киләчәге булыр дип ышанам», дип язган Гөлчәчәк Нәҗипова.


Фикер өстәү