Милли музей директоры эшеннән киткән

Кичә Татарстан Милли музее директоры Гөлчәчәк Нәҗипова үзенең вазыйфадан алынуы турында хәбәр итте.

Аның эш килешүе 15 октябрьдә тәмамланган, Татарстан мәдәният министрлыгы килешүне озайтуны кирәк тапмаган. Министрлык әлегә яңа җитәкченең кем булачагын хәбәр итми, шушы көннәрдә билгеле булачак дип әйтү белән чикләнә.

“Моннан 36 ел элек мин музей филиалы – Горький әдәби музеена кече фәнни хезмәткәр булып эшкә алындым. Аннары дөньядагы иң әйбәт музейның генераль директоры булдым. Мин аның белән хушлашу алай тиз булыр дип көтмәгән идем. Чөнки әле күпме эшләр эшлисе бар иде. Бу еллар – минем иң бәхетле елларым. Музей – минем тормышым. Мин ышанам, аның киләчәге дә бәхетле булыр”, – дип язган Гөлчәчәк Нәҗипова үзенең шәхси сәхифәсендә.

Гөлчәчәк Нәҗипова Милли музейны 2006 елдан бирле җитәкли. Аның белән хезмәт килешүе 5 ел элек төзелгән булган. Ул тарих фәннәре докторы, 120 дән артык фәнни мәкалә, өч монография авторы. Россия музейлары ассоцияциясендә Татарстан вәкиле. Гөлчәчәк Нәҗипова музейга кадрлар әзерләү белән шөгыльләнәчәк дигән фаразлар бар.


Фикер өстәү