Казан кызы Алла Пугачеваны бишенче тапкыр «әби» иткән

Җырчы Алла Пугачеваның туганы Владислав Пугачев әти булган, шул рәвешле примадонна бишенче тапкыр «әби» булган. Узган ел Владислав Казанда туган 35 яшьлек Гүзәлгә өйләнгән булган. Бала август аенда дөньяга килгән.

Яшь әти-әниләрнең дусты уртаклашканча, Казан кызы, хисапчы Гүзәл сентябрьдә генә бала табарга тиеш була. Тик ул реанимациягә эләккән һәм сабый дөньяга иртәрәк килгән.

Влад Пугачев «Комсомольская правда» га биргән интервьюсында кызын туганы хөрмәтенә Алла дип атавы турында әйткән. Гүзәл белән кыз хәзерге вакытта өйдә. Икесе дә үзләрен яхшы хис итә. Примадонна яшь гаиләнең бәби көткәнен белмәгән дә. Влад һәм тормыш иптәше бу шатлыклы вакыйганы бөтен кешедән яшергән булган.


Фикер өстәү