Татарстанда чит ил автомобиле җайдакны бәрдергән, ир-ат зыян күргән, ат үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына юл һәлакәтен күргән кешеләр хәбәр иткән.
Авария кичә кичке сигезләр тирәсендә республиканың Чүпрәле районы Кече Чынлы авылы янында булган.
«Сузуки» автомобиленең йөртүчесе караңгыда атка атланган ир-атны абайламый калган һәм аларның өстенә килеп менгән.
Авариядә атның хуҗасы зыян күргән. Ир-ат башын ярган һәм күкрәге авыртуга зарланган. Табиблар аны хастаханәгә алып киткән.