Лев Лещенко Алла Пугачеваның үзен чит ил агентлары исемлегенә кертүләрен соравына гаҗәпләнмәвен белдергән

Җырчы Лев Лещенко “Абзац” басмасы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә күптән түгел генә Алла Пугачеваның үзен чит ил агентлары исемлегенә кертүләрен сорап белдерү ясавын аңлатып үткән.

Лещенко әйтүенчә, Примадоннаның мондый фикер белдерүгә хокукы бар.

“Мине гаҗәпләндермәде бу. Ул иренең сәяси карашын түгел, бәлки әхлагын яклап чыккан. Без, үзебезнекеләрне ташламыйбыз, дибез икән, гаиләдә ул “үзебезнеке”ннән дә артыграктыр, мөгаен. Шуңа күрә шундый белдерү белән чыккан да”, – дигән артист.

Лев Лещенко фикеренчә, Пугачеваның белдерүе сәясәткә түгел, бәлки ире Максим Галкинның намусын яклауга гына кагыла.


Фикер өстәү