Танылган җырчы Алла Пугачева үзен тәнкыйтьләүчеләрне “коллар” дип атады

Совет һәм Россия эстрадасының танылган җырчысы, СССРның халык артисты Алла Пугачева Россиядә тыелган социаль челтәр аша үзен тәнкыйтьләүчеләргә җавап бирде. “Элек холоплар иделәр, хәзер колларга әверелделәр”, – дип язган Алла Пугачева.

“Я Ходаем! Һәрвакыт җенем сөймәгән кешеләрнең мине күрәлмаулары нинди бәхет икән! Әгәр мин аларга ошасам, бу – мин юкка җырлаганмын һәм яшәгәнмен булып чыгар иде”, – дип язган танылган җырчы.

Билгеле булганча, Росссиянең Юстиция министрлыгы Алла Пугачеваның чит илгә киткән ире Максим Галкинны чит ил агентлары исемлегенә кертте. Соңрак танылган җырчы үзен дә бу исемлеккә кертүне сорап мөрәҗәгать итте.


Фикер өстәү