Мобилизациягә чакырылучылар Дәүләт хезмәтләре порталы аша шикаять калдыра ала

Россиядә өлешчә мобилизация игълан ителгән көннән башлап Дәүләт хезмәтләре порталында махсус хәрби операциядә катнашырга теләк белдерүчеләрдән 70 меңләп гариза теркәлгән. Бу хакта «ТАСС» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко сүзләренә караганда, узган ялларда гына да ике меңләп кеше гариза биргән.

Моннан тыш, хәзер Дәүләт хезмәтләре порталында мобилизациягә чакырылучылар шикаять тә белдерә ала.  Бу хәрби хезмәткә баруны кичектереп тору өчен сәбәбе, ягъни отсрочкасы була торып та, мобилизациягә эләгүчеләр өчен эшләнгән. Шикаятьне мобилизациягә эләгүче дә, аның якыннары да бирә ала. «Мондый гаризаны тутырганда хәрби хезмәткә баруны кичектереп торучы сәбәпне раслый торган документны күрсәтергә кирәк булачак. Шикаять төбәк комиссиясенә тапшырылачак һәм тиз арада  каралачак», – дип аңлаткан Чернышенко.


Фикер өстәү