Татарстанда чит ил агентлары өчен яңа чикләүләр кертелә

Дәүләт Советында шулай ук чит ил агентлары атамаларын кыскартырга ниятлиләр

Татарстан Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты чит ил агентлары өчен яңа чикләүләр кертүне тәкъдим иткән. Узган елның декабрендә, “Чит илләр йогынтысындагы затларның эшчәнлеген контрольдә тоту турында” закон буенча, сайлау, референдум комиссияләрендә чит ил агентларының әгъза булып торуына тыю кертелгән.

Мондый кешеләргә Россиядә үткәрелүче сайлауларда кандидатларның сайлау фондларына, сайлау берләшмәләре һәм референдум фондларына иганә акчасы кертү тыела. Аларга шулай ук дәүләти гражданлык хезмәте һәм муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләргә ярамый.

Татарстанда комиссияләр әгъзалары статусы, комиссияләр әгъзаларын билгеләү тәртибе һәм ихтыяри иганә ягыннан, Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү күздә тотыла. Муниципаль хезмәткә бәйле чикләүләр турында һәм муниципаль хезмәткәр белән хезмәт килешүен өзүгә нигезләр турында статьяларга төзәтмәләр кертү тәкъдим ителә.

Дәүләт Советында шулай ук чит ил агентлары атамаларын кыскарту планлаштырыла. Аларны “чит ил агентлары булып торучы юридик һәм физик затлар”, “чит ил агентлары гамәлгә куйган юридик затлар”, дип кенә калдыру күздә тотыла.


Фикер өстәү