Владимир Путин хезмәт хакларын сизелерлек арттыру бурычын куйган

Россия Президенты белдергәнчә, хакимияттәгеләр быел халыкның тормышын яхшыртуда күзгә күренерлек нәтиҗәләргә ирешергә тиеш.

Россия Президенты Владимир Путин икътисад буенча киңәшмәдә Хөкүмәткә хезмәт хакларын сизелерлек арттыруга ирешү бурычын куйган. Дәүләт башлыгы теге яки бу тармаклары кыенлыклар алдында калган төбәкләрне аерым игътибар үзәгенә алуны сораган. Аның әйтүенчә, мондый тармаклар – берничә. Шулар исәбендә – автомобиль җитештерү сәнәгате һәм урман сәнәгате комплексы. Тулаем алганда, Владимир Путин фикеренчә, икътисад ныгый.

– 2023 елда безгә хезмәт хакларын арттыру, халыкның тормышын яхшырту буенча күзгә күренерлек нәтиҗәләргә ирешергә кирәк, – дип белдергән ул.


Фикер өстәү