ВАДА башлыгы Россияне Камилә Вәлиева эшен карап тикшерүне тизләтергә чакырган

Бөтендөнья допингка каршы агентлык (ВАДА) Россияне фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиева эше буенча тикшерүне тизләтергә чакырган. Оешма эшне карап тикшерү йомгагын көтә. Бу хакта ВАДА башлыгы Витольд Банька хәбәр итте, дип яза Reuters.

14 сентябрьдә Россиянең допингка каршы агентлыгы (РУСАДА) генераль директоры Вероника Логинова Вәлиева буенча эшне карап тикшерүнең төгәлләнүе турында хәбәр иткән иде. Соңыннан ул эш буенча тыңлауларның РУСАДА допингка каршы комитетында сентябрь ахыры-октябрь башында узарга мөмкин булуын билгеләп үтте.

“Без тыңлауларның кайчан узачагын беләбез, шуңа күрә тиешле карарны көтәргә кирәк. Аннан соң инде WADA нәрсә эшләргә икәнен хәл итәчәк. Без әлеге мәсьәләне зур игътибар белән күзәтеп барабыз. Узган айда бу эшне тизләтергә кирәклеген искәрттем. Хәзер без тыңлауларның тиздән узачагын беләбез. Көтик”, – дигән бүген ВАДА башлыгы.

Банька билгеләп үткәнчә, соңгы вакыйгалар оешманың Россия белән элемтәләрне өзүенә китермәгән.
Исегезгә төшерәбез: Пекинда узган 2022 елгы Олимпиада вакытында Камилә Вәлиеваның узган елның 25 декабрендә тапшырылган допинг-тестының уңай нәтиҗә күрсәткәнлеге мәгълүм булды. ВАДА, Халыкара олимпия комитеты, башка спорт оешмалары спортчы кызны шәхси турнирга кертмәскә тырышты. Ләкин Камилә Спорт арбитраж судында ярышларда катнашуга хокукын саклап калуга иреште. Фигуралы шуу остасының допинг куллану-кулланмавын ачыклау буенча утырыш узмаган әле.

Камилә Вәлиева Россия җыелма командасына команда турнирында алтын медаль яулауга ярдәм итте. Әмма, тикшерүләрнең дәвам итүе сәбәпле, Камиләгә дә, башка спортчыларга да медальләр тапшырылмаган әле.


Фикер өстәү