Татарстан Милли музееның яңа филиалы барлыкка килде

14 апрельдән Питрәч районындагы «Ленино-Кокушкино» тарихи-мәдәни музей-тыюлыгы Татарстан Республикасы Милли музееның филиалы булды. Бу «Ленино-Кокушкино»ны һәм аның музей-туристик мөмкинлекләрен үстерүгә яңа этәргеч булыр дип өмеитләнәләр.

– Безнең музейларны яңартуда, заманча музей комплексларын булдыруда тәҗрибәбез бар, – дип аңлатты Татарстан Республикасы Милли музее генераль директорының фәнни-тикшеренү эшләре буенча урынбасары Светлана Измайлова. – Безнең музейның бай тематик коллекцияләре «Ленино-Кокушкино» яңа экспозициясенең нигезен тәшкил итә ала. Киләчәктә яңа экскурсия маршрутын булдыру нияте бар. Ул бүген бик актуаль тема булган Казан ягының шәһәр һәм авыл утарлары тематикасын берләштерер иде.
«Ленино-Кокушкино» ны үстерү буенча Милли музейның тәкъдимнәре Татарстан Мәдәният министрлыгында һәм Туризм буенча Дәүләт комитетында каралды. Шуннан соң музей-тыюлык Татарстанның төп музее структурасына кертелде.

«Ленино-Кокушкино» музее 1939 елда ачыла. Вакыт узу белән биредә мемориаль парк һәм 1887-1888 елларда Владимир Ульянов-Ленин яшәгән агач флигель торгызыла. 1987 елда архив һәм археологик эзләнүләрдән соң Ленинның әнисе ягыннан бабасы – Александр Бланкның утары торгыза. Кокушкино авылы белән Володя Ульяновның балачагы бәйле.

Музей-тыюлык Татарстаннан читтә бик билгеле. Хәзер бу Милли музейның 13 нче филиалы. Ун филиал Казанда, өчесе – республика районнарында, шул исәптән «Ленино-Кокушкино»да.


Фикер өстәү