Табиб: «Кешенең урман бетен табарга ким дигәндә ярты сәгать вакыты бар»

Татарстанда талпан тешләүнең беренче очрагы инде теркәлгән. Казанның 21 нче шифаханәсенең экодемиологы Ирина Булычева шулай ди.

– Талпаннарны энцефалит, боррелиоз, кеше пироплазмозы күчереп йөртәләр. Шуңа да вакцина ясатырга кирәк. Әмма аны талпаннар чыккан вакытта түгел, кимендә 3 ай алдан эшләтү мөһим, – ди ул. – Табигатьтә чыкканда кешеләр тәне капланган кием киясен, махсус спрейлар сиптерсен иде. Пикниктан кайткач яки урманда йөргәннән соң, тән тиресен карау мөһим.

Табиб сүзләренчә, талпан тиз генә кадалмый. Ул башта киемгә эләгә. Аннары аулак урын эзли. Кешенең ким дигәндә урман бетен табарга ярты сәгате бар икән. Әгәр талпан инде кадалган булса, кичекмәстән табибка күренергә кирәк.

Венера Сәләхова: «Талпан кадалганнан соң улыбыз инвалид калып, 31 ел урын өстендә ятты»


Фикер өстәү