Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга бушлай юридик ярдәм күрсәтелә

Бөек Ватан сугышы ветераннарына, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк. Консультацияләр Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү кысаларында 28 апрельдә оештырыла, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Халык сорауларына Россия Пенсия фондының, Россия Социаль иминият фонды, Россия Федераль салым хезмәте, Россия Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте, шулай ук Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Юстиция министрлыгы белгечләре җавап бирәчәк. Моннан тыш, консультацияләрне ТР Дәүләт торак инспекциясе, Татарстан Прокуратурасы вәкилләре, адвокат һәм нотариус күрсәтәчәк.

Халыкны кабул итү 9:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр В.И.Ленин исемендәге мәдәният үзәгендә узачак.


Фикер өстәү