«TATAR сүзе» шигърияткә кызыксыну уятырмы?

Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле итеп укучыларның «TATAR сүзе» бәйгесен гамәлгә куйды. Бу конкурс проза, мәсәл, шигырь укудан гыйбарәт. Бәйге татар телен пропагандалау, нәфис сүз юнәлешендә сәләтле башкаручыларны барлау максатыннан оештырыла. 10лап видеоязма кабул ителгән инде. Катнашырга теләүчеләр видеоларны 2020 елның 15 декабренә кадәр җибәрә ала. Бәйгенең премиаль фонды — 1 миллион сум. Әлеге конкурс турында «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында оештыручылар тулырак итеп сөйләде.

Тукай исемендәге Татар Филармониясенең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов, үз концертлары мисалында шигъриятнең хәзер халыкка аеруча кирәклеген искәртте. Шуңа да дәйге шигърияткә кызыксынуны арттырыр дип өметләнәләр. Айдар Фәйзрахманов үзенең концертларында ярты сәгать буе шигырь укый. «Тамашачы аларны җырларга караганда күбрәк тыңлый, кайберләре кушыла, кайберләре күз яшьләре белән тыңлый», — диде ул.

Сәнгать җитәкчесе катнашучылардан килгән видеоязмаларда жюри әгъзалары нәрсәгә игътибар итәсен дә аңлатып үтте.

— Беренче чиратта, ана телебезнең чисталыгы, сафлыгы, аһәңен саклавына игътибар итәчәкбез. Шулай ук сәнгати югарылык, тышкы кыяфәт — кием-салым да игътибарсыз калмас. Балаларның да катнашуын көтәм, — диде Айдар Фәйзрахманов.


Фикер өстәү