Татарстанның Бөтенроссия бәйгесендә җиңгән авылы миллионнарга ия булачак

Федераль комиссия “Иң яхшы муниципаль практика” Бөтенроссия бәйгесенә йомгак ясаган. Жюри әгъзалары тарафыннан иң югары бәяләнгән алты катнашучы һәр номинациядә 10 миллион сумнан 75 миллион сумга кадәр акча алачак. Бүләкләр бөтен илгә таратырга мөмкин булган иң алдынгы, иң технологик чишелешләр өчен бирелә.

Бәйгедә катнашучылар ике категориягә бүленгән. Беренчесе – шәһәр округлары һәм шәһәр җирлекләре. Җиңүчеләргә, нинди урынга чыгуларына бәйле рәвештә, 30-75 миллион сум тапшырылачак. Икенче категория – авыл җирлекләре. Бу төркемдәге җиңүчеләргә 10-25 миллион сум биреләчәк. Бәйгенең гомуми приз фонды бер миллиард сум тәшкил итә.
Призлы урынга чыгучылар исәбендә безнекеләр дә бар. “Шәһәр төзелеше, халыкның тормыш эшчәнлеге өчен уңай мохит булдыру һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү” номинациясендә “Торак-коммуналь хуҗалык” категориясе буенча Татарстан Республикасының Исергәп авыл җирлеге икенче урынга чыккан.
“Иң яхшы муниципаль практика” Бөтенроссия бәйгесе 2017 елдан бирле һәр ел саен үткәрелеп килә. Максаты – идарәи һәм җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл кылу буенча җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең иң яхшы үрнәкләрен ачыклап, аларны бөтен ил күләмендә җәелдерү.


Фикер өстәү