«ТАТАR СҮЗЕ» конкурсының гаризалар кабул итү вакыты озайтыла

Игътибар! Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» халыкара конкурсына гаризалар кабул итү вакыты озайтылган. Видеоязмаларны 15 декабрьгә кадәр җибәрергә була.

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, конкурста катнашучылар шигырь, мәсәл һәм проза укуда көч сынашачак. Әлеге чараны татар филармониясе Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәме белән оештыра. «ТАТАR СҮЗЕ» халыкара конкурсы икенче тапкыр үткәрелә.

Бу елдан башлап «Автор-башкаручы» һәм «Шигъри гаилә» дигән ике яңа номинация барлыкка килгән. Сүз уңаеннан, барлык номинацияләрдә дә катнашучыларның яше чикләнмәгән. Жюри хөкеменә махсус эшләнгән видеоязмалар кабул ителә. Видеоязма 5 минуттан артмаска тиеш. Жюри актерлык осталыгына, дикциягә, костюмга, реквизитка, музыкаль бизәлешкә бәя бирәчәк.

2021 елның 15 декабренә кадәр видеоязма форматындагы конкурс эшләрен tatarsuze@tatfil.ru электрон адресына яки WhatsApp мессенджерыннан +7 (919) 690-04-22 номерына җибәрергә кирәк. Тулырак мәгълүмат — www.tatfil.ru сайтында.

Эшләрне бәяләү 2022 елның 10 февраленә кадәр дәвам итәчәк. Бәйге нәтиҗәләре 2022 елның 21 февралендә Халыкара туган тел көнендә филармониядә узачак гала-концертта игълан ителәчәк.


Фикер өстәү