• МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Ватаным Татарстан
  • МӨҺИМ
    • Барысы
    • Авыл
    • Әдәбият
    • Дин
    • Җәмгыять
    • Икътисад
    • Интервью
    • Мәгариф
    • Мәдәният
    • Милләт
    • Сәясәт
    • Спорт
    • Хәвеф-хәтәр
    • Язмыш
    Татарстан Дәүләт Советында. Булмаганны эзләмәгез

    Татарстан Дәүләт Советында. Булмаганны эзләмәгез

    Үсешкә таба юл. «Былтыр Россиягә моңарчы тарихта булмаган дәрәҗәдә басым ясалды»

    Үсешкә таба юл. «Былтыр Россиягә моңарчы тарихта булмаган дәрәҗәдә басым ясалды»

    Иң аянычлысы – татар булып та, татар телен сайламаган әти-әниләр

    Иң аянычлысы – татар булып та, татар телен сайламаган әти-әниләр

    Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы. Татар белән һинд бер түгел

    Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы. Татар белән һинд бер түгел

    Сабыйларын «Тал» бакчасына йөртүче әти-әниләр: «ВТ» безне борчыган мәсьәләне уңай хәл итәргә булышты»

    Сабыйларын «Тал» бакчасына йөртүче әти-әниләр: «ВТ» безне борчыган мәсьәләне уңай хәл итәргә булышты»

    Рузилә Габдрахманова: «Абыйлардан кача-поса баянда уйнарга өйрәндем»

    Рузилә Габдрахманова: «Абыйлардан кача-поса баянда уйнарга өйрәндем»

    Нәрсә ярый һәм нәрсә ярамый: уразага бәйле сорауларга ҖАВАПЛАР

    Нәрсә ярый һәм нәрсә ярамый: уразага бәйле сорауларга ҖАВАПЛАР

    Аерылышканда ипотека кредитын кем түләячәк?

    Аерылышканда ипотека кредитын кем түләячәк?

    Марат Кәбиров: «Шулкадәр сантыйлык кылганнан соң акыллы сүз әйтү мөмкин түгел»

    Марат Кәбиров: «Шулкадәр сантыйлык кылганнан соң акыллы сүз әйтү мөмкин түгел»

    «Кострома өлкәсендә «Казан» сүзе пароль булып хезмәт итте»

    «Кострома өлкәсендә «Казан» сүзе пароль булып хезмәт итте»

    Банк тотаргамы, бор карбиды җитештерергәме?

    Банк тотаргамы, бор карбиды җитештерергәме?

    Телдән төшмәгән сынау. Нинди хаталарны кабатламаска?

    Телдән төшмәгән сынау. Нинди хаталарны кабатламаска?

  • Халыкчан
    • Барысы
    • Гаилә
    • Иман
    • Кайсыгызның кулы җылы?
    • Көт мине
    • Сәламәтлек
    • Серле сандык
    • Укучыларыбыз яза
    • Халык авазы
    • Һич онытасым юк
    Күз ник тарта?

    Күз ник тарта?

    «Эксибишен» үстерү серләре

    «Эксибишен» үстерү серләре

    Аденоидны кистерергәме, әллә юкмы?

    Аденоидны кистерергәме, әллә юкмы?

    Уянырга вакыт. Бакчачыларның соравына Гүзәл Хөсәенова җавап бирә

    Уянырга вакыт. Бакчачыларның соравына Гүзәл Хөсәенова җавап бирә

    Июньдә ашыйбыз: кишер үстерү буенча киңәшләр

    Июньдә ашыйбыз: кишер үстерү буенча киңәшләр

    Алмагачларның ботакларын кайчан кисәсе?

    Алмагачларның ботакларын кайчан кисәсе?

    100 яшьлек  Нурания  Газиева: «Кызымны биетәм әле»

    100 яшьлек  Нурания  Газиева: «Кызымны биетәм әле»

    Шоколад яман шеш белән инфаркт башлану куркынычын киметә

    Шоколад яман шеш белән инфаркт башлану куркынычын киметә

    Витаминлы язгы аш пешерү ЫСУЛЫ

    Витаминлы язгы аш пешерү ЫСУЛЫ

  • Документлар
    • Барысы
    • Мактаулы исемнәр
    • ТР Дәүләт Советы карарлары
    • ТР законнары
    • ТР Президенты указлары
    • ТР Хөкүмәте карарлары

    Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы карарлары (17.02.2023)

    ТР Законнары (09.03.2023)

    ТР Дәүләт Советы карары (22.02.2023)

    ТР Законнары (22.02.2023)

    Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы карарлары (16.02.2023)

    ТР Законнары (03.02.2023)

    ТР Дәүләт Советы карары (26.01.2023)

    ТР Законнары (26.01.2023)

    ТР Дәүләт Советы карары (19.01.2023)

  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

VkontakteFollow on VkontakteYouTubeFollow on YouTubeRSSFollow on RSS
Табылмады
Бар результатлар

Баш бит Хәбәрләр

Җәлил шигырьләрен тыва телендә дә сөйлиләр

- ieditor
09.10.2020
- Хәбәрләр
0
Җәлил шигырьләрен тыва телендә дә сөйлиләр
0
Карулар
Share on Twitter

2018  ел җәенең соңгы көннәрендә Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васыйл Шәйхразыев халкыбызның бөек улы Муса Җәлилгә багышланган бәйге үткәрү турында бәян иткәч, башта мең төрле сорау туды.

Башка бәйгеләр арасында без – Бөтендөнья татар конгрессы оештырганы үз урынын таба алырмы? Илебездә 70 нче елларда алтын чорын кичереп, бүген интернет битләрендәге пабликларда гына торып кала барган шигырь язу, сәнгатьле сөйләү юнәлешләренә нәниләрдә һәм яшьләрдә кызыксыну бармы? Татар дөньясының диңгезе булган Татарстаныбызны гомер-гомергә чишмәләре булып тулыландырып торган төбәкләрдәге милләттәшләребез катнашырмы?

Бәйге игълан ителде, Татарстан районнары җитәкчелегенә, төбәк һәм чит ил татар иҗтимагый оешмаларына хатлар җибәрелде. Октябрь, ноябрь айларында «Җәлил укулары»ның җирлекләрдә беренче, икенче этаплары үтте. Чарада 4 меңнән артык бала һәм яшүсмер катнашканы, ягъни сәнгатьле укуны үз итүче яшьләребезнең байтак булуы ачыкланды.

Алга китеп шуны да әйтергә кирәк, чараны икенче тапкыр уздырганда әлеге сан тагын да үсте. Бәйгедә үз көчен сынап карарга 6 меңнән артык бала һәм яшүсмер алынды. Иң мөһиме, «Җәлил укулары»  башка милләт балаларында да кызыксыну уятты. Кыскасы, башка төбәкләрдә яшәүче рус, чуаш, мари яки башка милләт кешесе Бөтендөнья татар конгрессына үзенең татар телендә сөйләп төшергән видеоязмасын җибәрә.

Беренче «Җәлил укулары»нда Россиянең 11 төбәге катнашкан булса,  икенче елда әлеге сан 21гә җитте.  Узган ел Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән байтак кына катнашучылар чараның финалында уңышлы чыгыш ясаган булса, икенче елда «Җәлил укулары» мәйданын Чиләбе, Ырынбур өлкәләреннән килгән нәфис сүз осталары тотты. Алар хәтта татар мохитендә тәрбияләнгән бик күп яшьтәшләренә  дә үрнәк булырдай  чыгыш ясадылар. Әлеге күренешнең төп сәбәбе – бу якларда Җәлилгә багышланган сәнгатьле уку бәйгеләренең инде байтактан  оештырылып киленүе. «Җәлил укулары» барышында игътибарга лаек булган тагын бер вакыйгага тукталып узасы килә. Әзерлек чорында Тыва Республикасы вәкилләре дә безнең бәйгедә катнашуларын  хәбәр итте. Алар инде чараның беренче, икенче турын видеога төшереп,  безгә юлладылар. Видеоязмада татар халкының бөек шагыйре әсәрләрен тыва телендә сөйлиләр. Димәк, күп телләргә тәрҗемә ителгән Муса Җәлил шигырьләре белән бүген тагын бер милләт үз телендә таныша ала.

Алда әйтеп узганча, чара берничә этаптан тора. Беренче турда һәр катнашучы көчен үзе яшәгән җирлектә сынап караса, икенче этапны унике зонага бүлдек. Ягъни үз җирлекләрендә җиңгәннәр бер-берсе белән көч сынаша…  Инде әлеге иләкне дә узучыларның чыгышларын башкалабыз Казанда, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында жюри бәяли. Әзһәр Шакиров, Кадрия Идрисова, Газинур Морат, Инсаф Абдулла, Ленар Шәех, Резеда Сәләхова, Эмиль Талипов… Татар дөньясында зур урын тоткан әлеге шәхесләр дүрт көн дәвамында дөньяның төрле почмагыннан булган  җиде йөздән артык катнашучының чыгышын карыйлар, алар турында фикерләшәләр, үз бәяләрен куялар. Инде әлеге этапны да узганнарга бәйгенең дүртенче өлешендә, мәртәбәле жюри каршында чыгыш ясау бәхете татый.

Башка бәйгеләр арасында бу бәйге үз урынын таба алырмы дигән сорау да җавапсыз калмады. Дөресрәге, бездә әлеге фикерләр «Җәлил укулары»ның җирлектәге зона этапларын барып  күргәч формалашты. Төрле милләт вәкилләреннән торган оештыру төркемнәренең янып-көеп, бәйгене дәрәҗәле итеп үткәрергә тырышуларын, яки Муса Җәлил һәм Бөек Ватан сугышының бөтен афәтен үз өстендә татыган мәшһүр язучыларыбыз, шагыйрьләребез әсәрләрен төрле телләрдә күңелләре аркылы кичереп сөйләүче балалар, яшүсмерләрне күргәч, үзеннән-үзе уйлана башлыйсың. Әгәр дә дөньяның төрле почмагында яшәүче әлеге яңа буын  фронтовик әдипләребезнең әсәрләрен укып, өйрәнеп, сәхнәләрдә чыгыш ясыйлар икән, әлеге шагыйрь, язучыларыбызны татарныкы гына дип атый алабызмы? Бәйгегә әзерләнү чорында яшьләр татар әдәбиятының асылы булган, әлеге сугыш тематикасы белән сугарылган шигырь, хикәяләргә үзләренең аз гына вакытын булса да сарыф итүләре патриотик тәрбия бирүнең бер юнәлеше түгелме? Чыннан да, бу бәйге – патриотик тәрбиянең реаль күренеше. Шуның аша без шәхесләребезне барлыйбыз, күтәрәбез. Шәхесләре булган милләт кенә дөньяга таныла ала. Шулай булгач, «Җәлил укулары» бәйгесе – дөрес сайланган юнәлеш, милләтебезгә хезмәт итүнең туры юлы.

Алмаз Нургалиев

Тэглар ҖәлилҖәлил укулары
TweetShare

Добавить комментарий Отменить ответ

Ваш адрес email не будет опубликован.

ХӘБӘРЛӘР

Укытучы һәм остаз елында КФУда узачак чаралар турында сөйләделәр 

16:43

Татарстанда ауга барганда дустын үтергән 58 яшьлек ир-атны хөкем иткәннәр

16:34

Татарстанда “Кырык дүртнең май аенда” дигән татарча фильм төшерә башлаганнар

16:21

Татарстанда юка боз өстенә кергән өчен 35 кешедән штраф түләткәннәр

16:09

Ышанычлы психологлар базасын булдырырга ниятлиләр

15:30

Татарстанда 15 градуска кадәр җылы булачак

15:09

Балтач районының Арбор авылында селәүсән күргәннәр

14:21

Чәчкәнең яңа туган кызы реанимациядә. «Минем кызым – көрәшче. Син булдырасың! Без барысын да җиңеп чыгачакбыз!»

13:46

Бер ир-ат сырхауханә ишеге төбендә вафат булган

13:35

Бакчачылык ширкатенә юлларны тәртипкә китерәләр

13:28

«Зәкят» хәйрия фонды Рамазан аенда 500 мохтаҗ гаиләгә һәм 40 авыруга ярдәм күрсәтәчәк

13:27

Табиб сәламәтлеккә зыян китермичә генә ничек ураза тотарга икәнен аңлаткан

13:11
Күбрәк

ПОПУЛЯР

Ире аркасында аяксыз калган Минзәлия Миңнебаева: «Мин үлгән идем»

10.03.2023

Рөстәм Нәбиев: «Хатының булмаса, берәр эчкече булыр идең, диләр»

28.02.2023

«Янгыннан соң төзегән йортларында ике атна гына яшәп калды»

15.02.2023

Яңа Шигалидә яшәгән Фәләховларның туганнары: “Әле дә ышана алмыйбыз”

11.02.2023

Җир тетрәүдән соң: «Күңел елый – ятим калган балалар күп…»

09.02.2023

СОҢГЫ ФИКЕРЛӘР

  • 18 Мар 2023 - 20:43 АнонимМэктэп ашханэлэрендэ тэртипнен буласы юк инде, куп кенэ балалар ашамый андагы ризыкны, чонки ашарлык тугел, куп очракта чиле-пешле дилэр.«Әти-әниләр канәгать түгел»: мәктәп ашханәләрендәге хилафлыкның сәбәбе нидә?
  • 17 Мар 2023 - 16:43 Хэлил ГайнетдиновФәния Әхмәтҗанованы юбилее белэн чын кунелдэн котлыйбыз. Бик матур, дорес язылган, рэхмэт. Остэп Эйткен килэ, Фәния Әхмәтҗанова "Ватаным Татарстан"да яна…Фәния Әхмәтҗанова: «Мине математик итеп күрәселәре килгән иде, журналистикага  керергә теләвем турында әйтергә дә оялып йөрдем»
  • 17 Мар 2023 - 15:55 АнонимФэния Кабировна!Олугъ юбилеегыз белэн ихлас куне,елдэн котлыйбыз.Иж,ат чишмэгез саекмасын,тирэн эчтэлекле язмаларыгызны куп еллар укырга язсын.Рэхмэт сезгэ!Ун,ышлар телибез!Фәния Әхмәтҗанова: «Мине математик итеп күрәселәре килгән иде, журналистикага  керергә теләвем турында әйтергә дә оялып йөрдем»
  • 17 Мар 2023 - 11:04 АнонимНигэ сон ул пособия сугыш чорында туган,тилмергэн баларга юк?алар да куп тугел инде хэзерСугыш ветераннарына Җиңү көне уңаеннан 10 мең сум биреләчәк
  • 17 Мар 2023 - 06:54 АнонимКреветка"диеп укыдым бугай, аны ашасаң ураза тотмасын да буладыр, чөнки ул диңгез хәшәрәтләре харам ризыклар санала түгелме, безнең мәзһәбтә?Ураза вакытында сәламәтлеккә зыян килмәслек итеп ничек дөрес тукланырга? Табиб-диетолог Гөлназ Гыймранова КИҢӘШЛӘРЕ

СОРАШТЫРУ

Сабан туен көтәсезме?

Нәтиҗәләр

Загрузка ... Загрузка ...

© 2019 Copyright © Все права защищены

  • Газета турында
  • Редакция
  • Элемтә
  • Реклама
  • Язылу

«Ватаным Татарстан» газетасы һәм сайты язмаларын, фото, видеоларны күчереп бастырган очракта редакциядән рөхсәт алу мәҗбүри

☎ 222-09-70  ✉ info@vatantat.ru

Табылмады
Бар результатлар
  • МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

© 2019 Copyright © Все права защищены

Безгә кушыл!