Газетага язылу

Казанда катерлар һәм яхталар күргәзмәсе узачак

3-5 июльдә Казанның «Локомотив» ярымутравындагы «Призма» яхт-клубында бишенче тапкыр су өстендә яхталар һәм катерлар күргәзмәсе узачак. ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы МАКС рәсми каналында хәбәр итүенчә, әлеге чарада ел саен катнашучылар һәм модельләр саны арта.

Быел үз эшләнмәләрен Татарстанның Searene Yachts, Spinch, «Триера», Magniff предприятиеләре, шулай ук Самара һәм Киров өлкәләре, Түбән Новгород, Мәскәү, Санкт-Петербург, Төмән, Красноярск һәм Владивосток җитештерүчеләре тәкъдим итәчәк. Кунаклар катерлар, көймәләр һәм башка товарларны күрә алачак.

Керү ирекле. Алдан сайт аша теркәлергә кирәк.

Эш вакыты:

  • 3 июль – 12:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр,
  • 4 июль – 10:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр,
  • 5 июль – 10:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре