Республиканың хезмәт базарындагы вәзгыять чагыштырмача тотрыклы дип характерлана

Икътисадның барлык секторларында диярлек эшне яңарту теркәлгән эшсезләр саны һәм эшсезлек дәрәҗәсе кимүгә китерде.

1 гыйнварга республикада 38 651 эшсез теркәлгән булса, 1 ноябрьгә бу сан 14 753 кешене тәшкил итә, дип хәбәр итә республиканың Хезмәт министрлыгы.

Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы үткәргән тикшеренүләр буенча, 2021 елның 10 ае эчендә республикада гомуми эшсезлек дәрәҗәсе 2,7% тәшкил иткән, ул узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда кимегән (3,7%).

Халыкның эш белән тәэмин ителү дәрәҗәсе 62,2% тәшкил итә (узган елның шул ук чорында — 61,4%).


Фикер өстәү