Татарстанда эшсезләр саны кимегән

Татарстанның моношәһәрләрендә эшсезләр саны кимегән. Бу хакта Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматларына караганда, Чаллыда хәзер 1 341 рәсми теркәлгән эшсез исәпләнә. Бу бер атна элек булган күрсәткечтән 16 кешегә кимрәк.

Алабуга, Яшел Үзән, Менделеевск, Түбән Кама һәм Кама Аланында да эшсезләр саны кимегән. 2021 елның 29 сентябренә алынган мәгълүматларга караганда, биредә эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 353, 427, 43, 769 һәм 169 эшсез исәптә тора.

Чистайда бер атна эчендә хәл үзгәрмәгән. Шәһәрдә 222 эшсез кеше исәпләнә.


Фикер өстәү