Казан педагогы «Россиянең ел укытучысы» бәйгесенең 15 лауреаты исемлегенә керде

Зайцева исемендәге 122нче номерлы гимназиянең инглиз теле укытучысы Мария Голованова «Россиянең ел укытучысы – 2021» бәйгесенең 15 финалисты рәтенә керде. Конкурс сынаулары Ростов-на-Донуда уза. Бу хакта Казан мэриясе порталы хәбәр итә.

Финалистлар ел укытучысы исеме өчен көрәшне «Класс сәгате» һәм «Мастер-класс» сынауларында дәвам итәчәк, аларның нәтиҗәләре буенча призерлар бишлеге билгеле булачак.

Җиңүче «Ел укытучысына сорау» матбугат конференциясе» конкурсы нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк. Ул Мәскәүдә 4нче октябрь көнне «Россия сегодня» халыкара мәгълүмат агентлыгы матбугат үзәгендә узачак. Пресс-конференция режимында призерлар матбугат вәкилләре, педагогик һәм ата-аналар җәмәгатьчелеге, мәктәп укучылары һәм педагогика югары уку йортлары студентлары сорауларына җавап бирәчәкләр.

4нче октябрьдән 10нчы октябрьгә кадәр Бөтенроссия «Укытучылар атналыгы» узачак, ул укытучы һөнәренә багышланган һәм аны популярлаштыруга юнәлдерелгән чараларны үз эченә алачак. Педагоглар танылган теле- һәм радиопроектларда катнаша. Атна сыйныф җитәкчеләренең беренче Бөтенроссия форумы белән тәмамланачак, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Матбугат хезмәте.

«Россиянең ел укытучысы – 2021» конкурсына йомгак ясау 10нчы октябрьдә Дәүләт Кремль сараенда узачак. Җиңүче төп приз – «Зур бәллүр пеликан» алачак һәм ул Россия Федерациясе мәгариф министрының җәмәгать башлангычларында киңәшчесе булачак.


Фикер өстәү