Илсур Метшин ел укытучысы Мария Головановага 1 млн сумлык грант тапшырды

Казан Мэры Илсур Метшин кичә шәһәр Башкарма комитетында Казанның Мәскәү районы Ж.Зайцева исемендәге 122 нче номерлы гимназиясенең инглиз теле укытучысы, «Ел укытучысы» бөтенроссия конкурсы финалисты Мария Голованова белән очрашты. Казан укытучысы илнең иң яхшы укытучылары бишлегенә керде, шулай ук Россия мәгариф министры киңәшчесе итеп билгеләнде.

«Мин сезне җиңү белән котлыйм, сез булдырдыгыз, илнең иң яхшы укытучылары бишлегенә керү – лаеклы күрсәткеч, без сезнең белән горурланабыз», – диде Илсур Метшин. Ул Мария Головановага шәһәр башлыгының Рәхмәт хатын һәм квалификация күтәрү, белем бирү һәм башка эшчәнлек өчен 1 млн сумлык грант тапшырды, дип хәбәр итә Казан Мэриясенең матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, «Ел укытучысы» бөтенроссия конкурсында җиңүгә бөтен илдән 83 укытучы дәгъва кылды, аларның 15е суперфиналга чыгу хокукы өчен көч сынашты.  2021 елда Россиянең ел укытучысы исеменә Төмәннең 16нчы номерлы гимназиясе физика укытучысы Екатерина Костылева лаек дип табылды.


Фикер өстәү