56 миллиардтан өлеш кемгә тиеш?

Россия Президенты Владимир Путин ил Хөкүмәтенә эшсезлек буенча пособие түләүне тагын 3 айга озайтырга тәкъдим итте. Шулай итеп әлеге төр матди ярдәмнән бу елның 1 октябренә кадәр файдаланырга мөмкин булачак.

Эшсезлек буенча пособиегә хезмәт биржасында 1 марттан соң теркәлгән кешеләр генә өмет итә ала. Ил башлыгы эшсез опекуннарга да һәр бала өчен 3 мең сум күләмендә өстәмә акча бирергә тәкъдим итте. Коронавирус аркасында үз эшен ябарга мәҗбүр булган шәхси эшмәкәрләргә дә матди ярдәм күрсәтү мәсьәләсен хәл итеп бетерергә кушылды. Июнь башында Россия Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин эшсезлек буенча түләүләргә 56 млрд сум акча бүлеп биреләчәк дигән иде.

Татарстанның хезмәт базарында ниндирәк вазгыять соң? Коронавирус пандемиясе вакытында республикада эшсезләр саны 5 тапкыр арткан. Күрсәткечләр 2008-2009 еллардагы саннарга якынлаша. Ул чакта 63 мең тирәсе эшсез исәпләнә иде. Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтүенчә, хәзерге вакытта Татарстанда 60 мең кеше эшсез санала. Шул ук вакытта, башка төбәкләр белән чагыштырсаң, бездәге хәлләрне алай ук начар дип булмый: хезмәт базарында эш бирүчеләрдән 33 меңгә якын төрле вакансия бар икән.

Коронавирус «күләгә»дә эшләүчеләр проблемасын ачык­тан-ачык күрсәтте. Татарстандагы эшсезләрнең яртысы диярлек рәсми рәвештә эшләмәгәнгә күрә эшсезлек буенча пособие ала алмаячак. «Алар хезмәт хакын «конверт»та алган, хезмәт килешүе дә юк. Закон буенча андыйлар дәүләт гарантияләренә өмет итә алмый. Бездәге эшсез калганнарның 53 проценты – рәсми эш урыны булмаган кешеләр. Пенсионерлар түгел, хезмәткә яраклы затлар», – диде Эльмира Зарипова бу уңайдан.

Эш димәктән, коронавирус пандемиясе аркасында күп­ләр дистанцион рәвештә, читтән торып эшләргә мәҗбүр булды. Татарстан халкының 40 проценты болай эшләүдән канәгать калмаган икән. Бу хакта «ПромРейтинг» агентлыгы хәбәр итә.

Сүз уңаеннан, яңа гына мәктәпне тәмамлап, һөнәр сайлау алдында торган яшьләргә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ихтыяҗ кичергән белгечлекләрне атады. «Яңа уку елында Татарстан колледжлары һәм техникумнары 21 мең абитуриент кабул итәргә әзерләнә, шул исәптән бюджет урыннары – 17 мең тирәсе», − дип хәбәр иткән «Татар-информ»га министрлык матбугат хезмәте вәкиле. Эшче һөнәр үзләштерергә теләүче яшьләр машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, җир өсте транспорты техникасы һәм технологияләре, төзелеш, икътисад һәм идарә, энергетика, педагогика фәннәре, азык-төлек һәм көндәлек кирәк-ярак товарлары технологиясе, нефть чыгару һәм нефть химиясе өлкәләрен сайлый ала. Әлеге тармакларда эшли алырдай белгечләр якын киләчәктә хезмәт базарында үз урынын таба алачак.


Фикер өстәү