«Мондыен күргән юк иде»: көчле яңгырларның игеннәргә һәм яшелчәләргә зыяны юкмы?

Бу көннәрдә һава торышы “көйсез кияү”не хәтерләтә: әле генә яңгыр коеп түгә, әле генә ялтырап кояш чыга. Күп тә үтми, боз китереп ява. Мондый һава торышының игеннәргә, яшелчәләргә тәэсире ничек икән соң? Без әнә шул хакта белештек.

Кайбер районнарда яңгыр аеруча да мулдан яуды. Хәтта тавыклар, түтәлләр агып киткән урыннар да бар. Көчле яңгырлар җимеш агачларына, бәрәңге сабакларына да зыян китерде.

Мәсәлән, Кама Тамагы районының Чаллы авылы халкы әйтүенчә, биредә хәтта бер хуҗалыкның тавыклары агып киткән.

– Авылда яңгыр күп яумады үзе, ә менә урманга якын булган урамда яшәүчеләр шактый зыян күрде. Чөнки урманда җыелган сулар урамга төште. Ике кешенең ишегалдына ташкын булып агып, зыян китерде. Бер хуҗалыктагы тавыклар агып китте. Икенчесенең түтәлләре су астында калган, – диде биредә яшәүчеләр.

Көчле яңгырлар Яшел Үзән районында да яуган. Күгеш авылында яшәүче Альмира Шакирова әйтүенчә, зыян күргән кешеләр дә бар.

– Шимбә кичке сәгать алтылар тирәсендә бик көчле яңгыр яуды. Егерме минут тирәсе стена кебек тоташтан иште. Бәрәңге буразналары су белән тулды, бәрәңгеләр җиргә егылды, түтәлләр иңде, урыны-урыны белән кишер, чөгендер үсентеләрен агызган. Әле ярый бакчага зур зыян килмәде, күрше Сүнчәләй авылында чикләвек кадәр боз яуган, утырткан яшелчәләрне сындырып, тишкәләп бетергән, – диде ул.

— Әйе, бездә ике тапкыр боз явып узды, – ди Сүнчәләй авылында яшәүче Фәния ханым. – Башка якларда боз ява, дип укыгач, бездә юк, дип сөенгән идем. Безгә дә килеп җитте. Минем андый яңгырны күргәнем юк иде. Урамнар, түтәл аралары су белән тулды. Чүбен утаган түтәлләрдәге кишерләрне өзгәләгән. Әле ярый, уталмаган түтәлләрдә чөгендер исән калган. Кызыл чөгендерләрне дә җиргә сылаган.

Мондый көчле яңгырлар яшелчәләргә нинди зыян ала? Ә танылган бакчачы Фарсил Зыятдинов фаразлавынча, алар бу җәйдә күп булачак.

– Мин алдан ук июньне яңгырлы һәм салкынча була дип фаразлаган идем, – ди ул. – Синоптиклар “Эссе була” дисәләр дә, җәйнең беренче ае шулай узачак. Ләкин аның температурасы яшелчәләр өчен зыянлы түгел. Үсемлекләргә дым җитәрлек. Аеруча дым ярата торган үсемлекләргә яхшы мондый һава торышы. Бәрәңге, әлбәттә, җылы ярата. Мондый температура аның өчен бик үк яхшы түгел.

Бозның, әлбәттә, файдасыннан бигрәк зыяны күбрәк.

– Зыян күргән яфраклар кабат үз хәленә кайтмаса да, исән бөреләрдән яңалары үсәчәк, – ди белгеч.

Агроном Шамил Кувшин сүзләренчә, көчле яңгырлар, җил уҗым басуларына бераз зыян салса да, гомумән алганда, явым-төшем игеннәргә файдага гына.

– Мондый яңгырлар игеннәр өчен бик яхшы инде. Артык түгел. Сөенеп кенә торабыз. Терлек азыгы әзерләүгә генә комачаулый, әлбәттә,  – ди ул.

 

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү