Газетага язылу

Кардиолог ни өчен бакчада иелеп эшләргә ярамавын аңлатты

Кардиолог, медицина фәннәре кандидаты Андрей Кондрахин «RT» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә өлкән яшьтәге бакчачыларга киңәшләрен биреп үткән.

Табиб әйтүенчә, иң яхшысы – бакчада 12.00 сәгатькә кадәр һәм 16.00 сәгатьтән соң эшләү. Шушы сәгатьләр аралыгында өлкәннәргә генә түгел, гомумән, барча кешегә кояш күзендә йөрмәү киңәш ителә. Ник дигәндә, кояшның көндезге яндыргыч нурлары йөрәк-кан тамырларына бәрергә һәм  эссе сугуга китерергә мөмкин.

«Икенчедән, башны аска иеп түгел, бәлки утырып кына эшләргә кирәк, – дип дәвам иткән сүзен Кондрахин. – Иелеп эшләү тыела!»

Белгеч өлкән яшьтәгеләргә төшке аштан соң кимендә ярты сәгать ял итеп алырга киңәш иткән. Ул шулай ук кан басымын тикшерү: аны иртән һәм кичен бер үк вакытта үлчәү зарурилыгын искә төшергән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре