Халык кайсы автомобильләрне күбрәк сатып алуын әйткәннәр

Узган елның гыйнвар-ноябрь айлары нәтиҗәләренә караганда, Идел буе федераль округында яшәүчеләр күбрәк Lada Granta, Kia Rio һәм Hyundai Solaris машиналарына өстенлек биргән.

Белгечләр шунысын да искәрткән: Идел буе төбәкләре арасында Татарстанда гына сату-алулар буенча беренчелеккә Kia Rio автомобильләре чыккан.

Былтыр шулай ук, Lada Vesta, Toyota RAV4, Volkswagen Polo кебек машиналарга карата да кызыксыну зур булган, ди белгечләр. Гомумән алганда, 2023 елда илдә автрмобиль бәяләре уртача 30 процентка кадәр кыйммәтләнгән.


Фикер өстәү