Казан “уртача бәхетле” шәһәрләр өчлегенә кергән

Казанда яшәүчеләрнең зур өлеше үзләрен уртача дәрәҗәдә бәхетле сизә. Работа.ру сервисы үткәргән сораштыру нәтиҗәләренә караганда, Татарстан башкаласында гомер кичерүче респондентларның 15%ы 3 баллга (иң күбе – 5 балл) бәхетле.

Бу күрсәткеч белән Казан “уртача бәхетле” шәһәрләр өчлегенә кергән. Сораштыруда катнашучыларның 18%ы үзләрен иң зур дәрәҗәдә – 5 баллга бәхетле санауларын күрсәткән. Асылда болар – Санкт-Петербург (32%), Мәскәү (28%) һәм Владивосток халкы (23%). Респондентларның 28%ы үз өлешенә тигән бәхетен 4 баллга бәяләгән. Боларының күпчелеген Мәскәүдә (31%), Петербург (29%) һәм Краснодарда яшәүчеләр (17%) тәшкил иткән. Тикшеренүдә катнашучыларның 35% бәхетләрен, уртача, дип 3 баллга бәяләгән. Казаннан тыш бу категориягә Санкт-Петербург (41%) һәм Мәскәү(19%) кергән.
Тикшеренү июнь аенда үткәрелгән. Анда Россиянең барлык округларыннан 3 мең кеше катнашкан.


Фикер өстәү