Казанны карьера төзү өчен уңайлы шәһәр дип атаганнар

Россиядә яшәүчеләрнең 24 проценты Казан өчен тавыш биргән.

Казан, бары тик Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Екатеринбургтан гына калышып, карьера төзү өчен иң уңайлы шәһәрләр исемлегенә кергән. Бу хакта РБК “Работа.Ру” сервисы үткәргән сораштыру нәтиҗәләренә таянып яза.

Мәскәү беренче урынга чыккан (респондентларның 76% аның өчен тавыш биргән). Санкт-Петербург – икенче (52%), Екатеринбург – өченче урынны алган (32%). Казан – дүртенче (24%).

Карьера төзү җәһәтеннән иң уңайлы шәһәрләр унлыгына шулай ук Сочи (18%), Краснодар (19%), Новосибирск (14%), Калининград (12%), Владивосток (11%) һәм Төмән (10%) эләккән.


Фикер өстәү