Юл һәлакәтенә очраган 8 яшьлек кызның әтисе: «Бәрдерүче гимназия директоры урынбасары гаебен кире кага, ә без гаделлек эзлибез»

2021 елның 12 июнендә Борай авылында бер гаилә балалары белән Сабантуйдан кайтып килгән. 8 яшьлек Әминә С. юл аша чыкканда бер машина аны үткәргән, ә икенчесе бәрдергән. Башта автомобильнең алгы тәгәрмәчләре, аннары арткы тәгәрмәчләре сабыйны таптатып узган.

Кызның янбаш, бот сөякләре сынган, эчке органнарына зыян килгән. Бала хәзер еш кына Мәскәүгә операция ясатырга бара. Бу хакта «Кызыл таң» яза.

«Ул йөри башлады, — ди Әминәнен әтисе Динар. — Аның сидек куыгы шартлаган, хатын-кызлар органнары зыян күргән. Операция булды, ул һаман подгузниклардан башка йөри алмый.»

Руль артында Борай авылындагы 2нче гимназия директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Чулпан Исламова булган. Ирнең сүзләренә караганда, ул тормозны газ белән бутаган, баланы асфальттан 10 метр сөйрәп барган. Динар сүзләренчә, ел ярым эчендә автоледи гаиләгә 75 мең сум акча күчергән.

Җинаять эшен тикшерү алга бармый. Әминәның әти-әнисе, адвокат һәм гаепләнүче белә торып вакытны сузалар, дип саный. Судта ике утырыш узган. Киләсесе 25 ноябрьгә билгеләнгән. Ата-аналар гаделлеккә ирешергә тели. Чулпан үз гаебен кире кага, ул җинаять эшен ябуны сорап гариза язган.

«Мин әле суд карары булмыйча үземне гаепле дип санамыйм. Мин аек идем, үз юлымнан килдем, тизлекне арттырмадым. Бала бер секунд эчендә тиешле булмаган урында йөгереп чыкты. Минем страховкалау компаниясе бу гаиләгә 500 мең сум түләде. Мин дә аларга әлегә 85 мең сум күчердем, — дип хәбәр итте ул.

Чулпан Исламова 30 ел укытучы булып эшләгән. Ачык мәгълүматларга караганда, 2016 елда ул «Русия патриотлары» партиясеннән Борай районы Советы депутаты итеп сайланган. Анда ул Совет регламентын, статусын һәм этикасын саклау, социаль-гуманитар мәсьәләләр, яшьләр эшләре һәм хокук тәртибен саклау комиссиясе әгъзасы булып тора. Суд карары кабул ителмичә, без дә аны гаепле дип саный алмыйбыз.


Фикер өстәү