Казанга тагын 500ләп урам себерүче җитми

Кышка кергәндә, Казанда янә ишегалды себерүчеләргә кытлык барлыкка килгән. Идарәче оешмалар бу хәлдән чыгу өчен хезмәт хакларын арттырган. Ләкин акчага кызыгучылар да әлләни юк: хәзерге вакытта 500ләп вакансия ачык.

Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин әйтүенчә, быел кышын шәһәр оешмаларына 2 мең 956 урам себерүче таләп ителә. Эшләү өчен барлык кирәк-ярак, 201 берәмлек махсус техника: тракторлар, төягеч, карҗыйгычлар әзерләп куелган. Ләкин Гыйниятуллин сүзләренә караганда, кыш җитүгә, кар көрәүнең авыр хезмәт булуы сәбәпле, ишегалды себерүчеләр саны нык кими. Июль аенда территорияне җыештыруга тариф берникадәр арттырылган. Бу өстәмә акча тулысы белән хезмәткәрләрнең эш хакын үстерүгә киткән.

Сүз уңаеннан, Казанда 18-19 ноябрьдә айлык норманың 31%ы күләмендә кар яуган. Юл хезмәтләре шәһәрдән 17 мең тоннадан артыграк кар чыгарган.


Фикер өстәү