Пилотсыз очкычларга төшеп утыру өчен мәйданчыгы булган йортлар төзи башлыйлар

Россиядә пилотсыз очу аппаратларына төшеп утыру өчен мәйданчыклар каралган йортлар төзи башлаячаклар. Вице-премьер Денис Мантуров якындагы өч ел эчендә мондый йортларны күбрәк төзергә кушкан. Мәйданчыклы йортларда яшәүчеләргә йөкләрне “беспилотник” белән ташу күздә тотыла. Төзелеш министрлыгы, төзүчеләр бу юнәлешне тизрәк үстерсен өчен, кызыксындыру чаралары кертергә җыена, дип яза “Известия”.

Белгечләр аңлатып үткәнчә, пилотсыз очкыч гадәти койма белән әйләндереп алынган мәйданчыкка яки дронопортка төшеп утырырга мөмкин. Мондый мәйданчыкта дронга зарядка җыю җайланмасы урнаштырылачак, техник хезмәт күрсәтү, йөкне төяү-бушату мөмкинлекләре каралачак. Моннан тыш йөк ташучы пилотсыз очкычларны бина түбәсендә дә урнаштырып булачак. Аның үлчәме гадәттә бер квадрат метр чамасы тәшкил итә. Белгечләр сүзләренә караганда, мондый бер мәйданчык төзү берничә мең долларга төшә.

Экспертлар фикеренчә, дәүләт бу тармакка ныклап ярдәм итә башласа, төзелеш оешмалары тиздән дронопортлар ясауга керешәчәк. Ләкин проектны тормышка ашыру өчен төзелеш нормалары һәм кагыйдәләрен үзгәртергә туры киләчәк.


Фикер өстәү