Татарстанда «Жигули” велосипедчы малайны бәрдергән: бала хастаханәгә озатылган

Бүген Зәй шәһәрендә велосипедчы бала машина көпчәге астында калган.

“Татар-информ” Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев мәгълүматларына таянып язганча, гадәттән тыш хәл бүген Җиңү проспектында – Зәйнең Боз сарае каршында килеп чыккан. “Жигули” машинасын йөртүче өлкән яшьтәге ир-ат велосипедта “зебра” аша чыгып килүче баланы бәрдергән.
Бала, җәрәхәтләнеп, хастаханәгә озатылган.

Гадәттән тыш хәл булган урынга Зәй шәһәре прокуроры вазыйфаларын башкаручы Илнур Мөстәкыймов килгән. Тикшерү оештырылган. Килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана.


Фикер өстәү