7 август көне тарихта ниләр белән истә калды?

Россия федераль сакчылык хезмәтенең махсус элемтә һәм мәгълүмат көне

Федераль сакчылык хезмәте (ФСО) үзе КГБның коммунистлар партиясе һәм хөкүмәт җитәкчеләрен саклаган 9нчы идарәсенә алмашка килә. Ә махсус элемтә һәм мәгълүмат хезмәте – элекке ФАПСИ (Федераль хөкүмәт элемтәсе һәм мәгълүмат агентлыгы). Ул ФСО составына 2004 елның 7 августында үзгәртеп оештырудан соң керә.

Икенче китап

1565 елның 7 августында беренче басмачы Иван Федоров һәм аның ярдәмчесе Петр Мстиславец Мәскәүдә «Часовник» басмасын әзерләүгә керешәләр. Бу бер ел элек чыккан легендар «Апостол» дан соң даталаштырылган икенче рус басма китабы була.

Дөнья тирәли сәяхәт

1803 елның 7 августында Кронштадт портыннан капитан-лейтенант Крузенштерн И.Ф. һәм Лисянский Ю.Ф. командалыгында «Надежда» һәм «Нева» җилкәнле корабльләре чыга.

Беренче дөнья тирәли  рус сәяхәте өч ел дәвам итә. Сәяхәтчеләр Горн борынын узып, Тын океан аша үтәләр, күп кенә утрауларда, Япониядә, Кытайда, Аляскада, Камчаткада һәм Сахалинда булалар.

Төнге таран

Бөек Ватан сугышы вакытында совет очучысы Виктор Талалихин 60 тан артык хәрби очыш ясый. 1941 елның 7 августында ул  авиация тарихында беренче тапкыр төнлә дошман самолетына таран ясый алган.

Дошман самолетын бәреп төшергәч, яралы очучы соңгы минутта самолеттан чыга ала һәм парашютта җиргә утыра, ә немец экипажы үз машинасы белән бергә җиргә җимерелеп төшә.

АКШтан – Россиягә

36 ел элек (1987) Америка спортчысы Линн Кокс тарихта беренче булып, АКШтан Россиягә кадәр йөзеп барып җиткән кеше була.

Линн Кокс үзенең сенсацион йөзүен Аляска штатының Кече Диомид утравыннан башлый. 6 градуслы суда ул 4 километрдан артык араны уза. 2 сәгать 6 минуттан соң  Россиянең Зур Диомид утравына барып җитә.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү