19 апрель тарихта ниләр белән истә калды?

Кырым, Тамань, Кубань Россия империясе составына кабул ителгән көн

Бу дата 2018 елның августында гамәлгә керә.

XVII гасыр ахырында Россия, Кара диңгезгә чыгу хокукын яулау максатыннан, Кырым өчен көрәш башлый. Ярымутрауга руслар, украиннар, греклар, болгарлар, немецлар  күченә башлый. Яңа шәһәрләр төзелә. 1783 елны Севастопольгә нигез салына.

Россия полиграфиясе көне

Бәйрәм 2014 елны гамәлгә куела. 1563 елны бу көнне Мәскәүдә  беренче типография эшли башлый. Беренче китап “Апостол” исемле була. Ул 1564 елның мартында дөнья күрә. «Апостол» чиркәү каршында оештырылган мәктәпләр өчен азбука ролен үти. Аның буенча монахлар, крестьяннар, дворяннар укый.

Умырзая көне

1984 елда Бөекбританиядә гамәлгә керә. Аны бик күп илләрдә бәйрәм итәләр.  Умырзая – кар эрегәннән соң иң беренче пәйда була торган чәчәк. Бөекбританиядә, әгәр умырзаяларны өй тирәли утыртсаң,    явызлыктан саклый дип ышаналар. Бүген дөньяда бу чәчәкнең 20 меңнән артык төре бар дип исәпләнә. Аларның барысы да Кызыл китапка кертелгән.

ВАЗ -2101

51 ел элек Волжск автомобиль заводы конвейерыннан  беренче пилот  автомобильләр төшә: аларның 2се зәңгәр, 4се чия төсендә була. Бу модель өчен ВАЗга Халыкара «Алтын Меркурий» премиясе бирелә. 1970 елдан 1988 елга кадәр 85 млн автомобиль җитештерелә.

Фәния Әхмәтҗанова  әзерләде


Фикер өстәү