19 апрель көне тарихта ниләр белән истә калды?

Кырым, Тамань, Кубань Россия империясе составына кабул ителгән көн

XVII гасыр ахырында Россия, Кара диңгезгә чыгу хокукын яулау максатыннан, Кырым өчен көрәш башлый. Ярымутрауга руслар, украиннар, греклар, болгарлар, немецлар күченә. Яңа шәһәрләр төзелә. 1783 елны Севастопольгә нигез салына.

Россия полиграфиясе көне

Бәйрәм 2014 елны гамәлгә куела. 1563 елны бу көнне Мәскәүдә беренче типография эшли башлый. Беренче китап «Апостол» исемле була. Ул 1564 елның мартында дөнья күрә. «Апостол» чиркәү каршында оештырылган мәктәпләр өчен азбука ролен үти. Аның буенча монахлар, крестьяннар, дворяннар укый.

Умырзая көне

1984 елда Бөекбританиядә гамәлгә керә. Аны бик күп илләрдә бәйрәм итәләр.  Умырзая – кар эрегәннән соң иң беренче пәйда була торган чәчәк. Бөекбританиядә, әгәр умырзаяларны өй тирәли утыртсаң, явызлыктан саклый дип ышаналар. Бүген дөньяда бу чәчәкнең 20 меңнән артык төре бар дип исәпләнә. Аларның барысы да Кызыл китапка кертелгән.

212 ел элек (1811) «Казан хәбәрләре» газетасының беренче номеры чыга

Ул Казан матбугатының башлангычы булып санала. Башта газета атна саен чыга, ә 1815 елдан – атнага ике тапкыр. Басманың инициаторы Казан университетында гамәли математика һәм тәҗрибә физикасы профессоры Иван Запольский була. 1820 елда газета «Казан вестнигы» журналына үзгәртелә. Ул 1832 елга кадәр чыгып килә.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү