Рөстәм Миңнеханов М-7 автомобиль юлының Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урау өлешен төзүнең барышы белән танышты

Республика Рәисе иң элек Кама елгасы аша күпер төзелешендә тукталыш ясады. 1,3 чакрым озынлыктагы күпер шәһәрләрне урау юлының беренче этабында салына.

Белгечләр проектта күздә тотылган 22 терәкнең 20сен урнаштыра. 15 терәк – эстакада өлешендә. Аларда ростверклар (терәкнең өстенә куела) урнаштыру эшләре тулысынча төгәлләнгән. Сигезендә эстакада өлеше стойкаларын урнаштыру эшләре тәмамланган. Якын араларда күпер төзүчеләр ригельләр урнаштыруга керешәчәк. Тагын 7 терәктә бетонлау эшләре алып барыла.

Күпернең елга юлы өлешендәге терәкләрен урнаштыру техник яктан бигрәк тә катлаулы эш булып санала. Күпернең бу өлешендә терәкләр биеклеге 37,8 метрдан 46,2 метрга кадәр тәшкил итә. Белгечләр проектта күздә тотылган 7 терәкнең бишен эшли инде.
Биредә 234,7 метр озынлыктагы вакытлыча күпер төзү төгәлләнгән. Ул төп күперне төзү нокталарына бару мөмкинлеге бирә.
Сул як яр эстакадасы (озынлыгы – 510 метр) 33 метр озынлыктагы җыелма тимер-бетон балкалардан, су юлы өлеше – 792 метр озынлыктагы тимер балкалардан торачак.


Фикер өстәү