Коронавирустан вакцина ясату өчен Мәскәүгә Германиядән килгәннәр

Германиядән 50 кеше, “Спутник V” препараты белән прививка ясату өчен, 1000 әр евро түләп, Россиягә тур сатып алган.  Шушы көннәрдә алар коронавирустан вакцинаның беренчесен кадату өчен Франфурктан Мәскәүгә килеп төшкән дә инде.

Немецләрнең Россиягә турына кунакханәдә 3 көн куну, шәхси клиникага бару һәм катгый санитария чикләүләрен үтәмичә генә башкала буенча экскурсия ясау кергән. Турны оештыручы Ханс Бланк бу хәлне: “Милләттәшләребезнең бик күбесе прививка ясату өчен Мәскәүгә килергә һәм сәфәрен ял, мәдәни программа белән тулыландырырга тели”, – дип аңлаткан.

Германиядә яшәүчеләрнең 18 проценты чамасы гына вакцинаның беренче дозасын кадаткан икән әле. Прививка ясату мөмкинлеге әлегә 70 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә генә бирелә, ди.

“Германиядә прививка ясату өчен миңа биш-ун ай көтәргә туры киләчәк. Бик күп вакыт бу, – ди Мәскәүгә прививка ясатырга килгән Уве Кейм. – Шуңа күрә башка мөмкинлекләр эзләргә булдым. Моңа кадәр Сербиягә барырга була иде, әмма хәзер – юк. Россияне сайлап алу форсаты барлыкка килгәч, ике дә уйлап тормастан, шунда юл тоттым”.

Сүз уңаеннан, Европа берлегенең күп кенә илләре хакимиятләре Европа дарулар агентлыгын  үзләренең илләрендә Россиянең “Спутник V” вакцинасын тизрәк теркәтергә чакыра.

 


Фикер өстәү