Вакцина: куллану буенча инструкция

11 мартка мәгълүматлар буенча, Татарстанда 97127 кеше вакцина ясаткан. Шуларның 41 меңнән артыгы даруның икенче дозасын алган. Кемдер инде үзен дә, башкаларны да саклау өчен бер адым ясаса, башкалар әле сорауларга җавап таба алмый икеләнә.

Нәрсә ярый? Нәрсә ярамый?

Вакцина ясатканнан соң температура күтәрелсә, нишләргә? Хәмер кулланырга рөхсәтме? Йөклелекне планлаштырганда прививка ясатырга мөмкинме? Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов вакцинага бәйле иң киң таралган сорауларга «туры эфир» вакытында җавап бирде.

Температура күтәрелсә, нишләргә? Белгечкә вакцинадан соң организм үзен ничек тотуы турында сораулар күп килде. Күпләр прививкадан соң температура күтәрелсә, дару эчәргә ярыймы икән дип кызыксына. Дмитрий Лопушов аңлатканча, бу очракта һәркем үзенең хәленә карап нәтиҗә ясый. Бу очракта да градусниктагы саннарга түгел, организмның халәтенә игътибар итәсе. Тән температурасы күтәрелүне һәркем үзенчә кичерә бит. Әгәр дә хәлегез начараюын сизсәгез, температураны төшерә торган дару эчәргә мөмкин. «Тик аспирин кулланырга ярамый», – дип искәртте белгеч.

Дмитрий Лопушов әйтүенчә, күпләр прививканы җиңел кичерә. Кешеләрнең 10–15 процентында гына температура күтәрелүе күзәтелә.

– Вакцинаның инструкциясендә аннан соң нинди реакцияләр буласы күрсәтелгән. Шуларның иң киң таралганы – 37дән 38,5 градуска кадәр температура күтәрелүе. Шуның аркасында баш авыртуы барлыкка килә. Инъекция урыны авыртып торуы мөмкин, – дип аңлатты эпидемиолог. Ул бу билгеләрнең бер тәүлектә узуын искәртте.

Нәрсә ярамый? Прививка ясатканнан соң хәмер белән мавыгырга ярамый дип аңлата белгечләр. Бу очракта организмда антитәнчекләр җитәрлек күләмдә булмаячак. Алкоголь куллану төрле авыруларның кискенләшүенә дә китерергә мөмкин әле.

Коронавирус белән авырганнар вакцина ясатамы? Мөгаен, иң популяр сорауларның берседер бу. Дмитрий Лопушов әйтүенчә, коронавирус белән чирләп алганнар вакцина ясата ала. Әмма авырудан соң 6 ай узган булырга тиеш.

Файда бармы? Белгеч сүзләренә караганда, прививканың нәтиҗәлелеге шактый югары, 91–95 процентны тәшкил итә. Аз күләмдә булса да, куркыныч кала бирә. Бу күбрәк кешенең сәламәтлегенә дә бәйле. «Кайбер кешеләрдә ген дәрәҗәсендә тайпылышлар була, шуңа да антитәнчекләр ясалмый. Ярый ла андыйлар сирәк очрый», – диде Дмитрий Лопушов.

Булган вакциналар Британия һәм Көньяк Африка коронавирусының яңа штаммнарына карата да нәтиҗәле. «Вирус мутацияләнми тормый. Бу – вирусның «исән» калуына төп шарт», – диде Дмитрий Лопушов.

Сәламәтлек өчен зыянлымы? Вакцинаның ир-ат һәм хатын-кыз сәламәтлегенә зыяны бармы дигән сораулар да борчый халыкны. Лопушов коронавирустан вакцина репродуктив функциясенә йогынты ясамый дип аңлатты.

– Вакцина күмәк җитештерүгә әзерләнгәндә үк җентекле контроль уза. Россиянең барлык өч вакцинасы да ир-атларның да, хатын-кызларның да репродуктив сәламәтлегенә тискәре йогынты ясамый. Йөккә узганчы 3–6 ай кала вакцина ясатырга була. Йөклелек вакытында инде бу тыела. Әгәр инде прививка ясатканнан соң йөккә узсагыз, куркыныч түгел. Тик бу очракта вакцинаның икенче дозасын алырга ашыкмагыз. Баланы имезгән вакытта да прививка ясатырга киңәш ителми, – диде Дмитрий Лопушов.

Хроник авырулар булса, нишләргә? Хроник чирләре булган кешеләргә прививка алдыннан табиб белән киңәшләшү зыян итмәс. Еш кына ремиссия (хроник чирнең билгеләре көчсезләнгән яисә юкка чыккан вакыты. – Ред.) вакытында вакцина ясатырга мөмкин. Нәкъ менә хроник авырулары булган кешеләрнең организмы зәгыйфь була, аларга прививка кирәк. Эпидемиолог әйтүенчә, инсульт кичергән кешеләр арасында инфекциядән үлү очраклары күбрәк була. Ремиссия вакытында, табиб белән киңәшләшеп, вакцинация узарга мөмкин. Бүтән очракларда чирне дәвалап бетерергә киңәш ителә. Вакцинация алдыннан иммунитетны какшата торган дарулар кабул итүне туктатырга яисә аның дозасын киметү сорала.

СҮЗ УҢАЕННАН

Камал театры хезмәткәрләре коронавирустан вакцина ясаткан. Алар шәһәрнең 18 нче клиник хастаханәсенә килеп, «Спутник V» вакцинасын кадаткан. «Минем озаграк яшисем килә. Хәзер бөтен дөньяда шушы вакцина өчен көрәшәләр, кайсы җирдә ул җитми дә әле. Ә бездә ул бар. Шуңа да вакцина ясатырга булдым. Хатынны да чакырдым», – диде Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдинов шул уңайдан.

 

САН

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы хәбәр иткәнчә, коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны 2 процентка арткан. Иң югары күрсәткеч Бразилиядә икән.

Көнчыгыш һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиядәге башка дәүләтләр белән чагыштырганда, Индонезия пандемиядән ныграк зыян күргән. Анда вирусны Кытайга караганда 15 тапкыр күбрәк кеше йоктырган.

Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова Россия халкына илдә булган өч төрле вакцинаның теләсә кайсын кулланырга киңәш итте. Аның сүзләренчә, алар барысы да яхшы һәм нәтиҗәле. Ул үзе «ЭпиВакКорона» вакцинасын ясаткан икән. Анна Попова әйтүенчә, битлек режимыннан баш тартырга да әле иртәрәк.


Фикер өстәү