Халык синоптигы: «Яңгыр көтмәгез, ул май ахырында гына явачак»

Көннәр салкынча тора. Әле берничә көн элек кинәт җылытып җибәреп, өс киемнәрен сала башлаган идек. Тик елгаларда боз кузгалу үзенекен итте. Янәдән салкынча көннәр башланды. Халык синоптиклары да ашыкмаска куша. Апрель ае өчен мондый һава торышы нормаль хәл ди, алар.

Әлки районында яшәүче Рәшит Габитов күп еллар буе һава торышын күзәтә. Аның фикеренчә, салкынча көннәр 15 майга кадәр дәвам итәчәк әле.

– Күпме кар яуса да, җирдә дым юк. Кар сулары җир астына китеп барган. Быел җир яхшылап туңмаган  дигән фикергә килдем мин. Ташуны да яхшы булыр дип көткән идем. Ул да артык акмады. Вакытында яңгыр яумаганга шулай инде ул, – ди Рәшит абый.
Кукмара районының Кәчемир авылында яшәүче Салих Шәрипов исә, язны матур килде, ди.
– Яз үзенекен итә инде ул. Җир дә вакытында өлгерә. Әлегә көннәр коры торачак. Яңгыр да көтмәгез әле. Ул май ахырында гына явачак, – диде синоптик.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Автор фотосы


Фикер өстәү