Татарстанда велосипедчы малайны таптатканнар: ул һәлак булган

Җинаять эше кузгату турында мәсьәлә карала.

Алексеевск бистәсендә “Шевроле” автомобилен йөртүче велосипедта баручы баланы таптаткан. Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, фаҗига 8 Март урамында килеп чыккан. “Шевроле” автомобиле, “чыгымчылап”, яшь велосипедчыны бәрдергән. Малай һәлак булган.

Район прокуроры Фәргать Шәйхаттаров фаҗига булган урынга килгән. Юл хәрәкәте иминлеге таләпләрен үтәү тикшерелә. Фаҗиганең барлык нечкәлекләре ачыклана. Җинаять эше кузгату турында мәсьәлә карала.


Фикер өстәү