Түбән Каманың сәнәгать зонасындагы коточкыч юл һәлакәтендә бер егетнең гомере өзелгән

Хастаханәдә 19 яшьлек пассажир егетнең гомере өзелгән.

13 декабрь кичендә Түбән Каманың сәнәгать зонасында килеп чыккан коточкыч юл фаҗигасеннән соң хастаханәдә бер пассажир егет җан биргән. Бу хакта шәһәрнең телеграм-каналында хәбәр ителә. Мәгълүматны ЮХИДИ бүлегендә дә раслаганнар. Пассажир – 19 яшьлек егет реанимациядә үлгән. Авариядән соң ул күкрәк читлеге бик нык бәрелгән, кул-аяклары җәрәхәтләнгән хәлдә хастаханәгә китерелгән булган.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, һәлакәт фургонлы машина рулендәге 34 яшьлек йөртүче гаебе белән килеп чыккан. Ул светофорлы урам чатында, сулга борылганда, “Лада Гранта”га юл бирмәгән. Җиңел машинада 18-19 яшьлек өч егет булган.

“Гранта” рулендәге егетнең бот сөяге, балтыр сөяге ике җирдән бик каты сынган. Тагын бер пассажирның иңбашына зыян килгән, ирене җәрәхәтләнгән.


Фикер өстәү