Бүген Әлмәт районында Казан – Оренбург юлында котчыкмалы юл һәлакәте булган. Бу хакта республика Дәүләт автомобиль инспекциясенең телеграм-каналында хәбәр ителә.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, “Лада” рулендәге 61 яшьлек хатын-кыз, бик зур тизлектә килү сәбәпле, каршы як юлга чыгып, фура белән маңгайга-маңгай бәрелешкән. Гаять каты бәрелешү сәбәпле, җиңел машина юл читенә очкан.

Юл-транспорт фаҗигасендә “Лада” рулендәге хатын-кыз. 16 яшьлек үсмер шундук җан биргән. 4 яшьлек сабый хастаханәгә озатылган.
Хәзерге вакытта фаҗиганең барлык нечкәлекләре ачыклана.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat