Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү йөзеннән “Барысы да Җиңү өчен!” телемарафоны узачак

23 февраль – Ватанны саклаучылар көнендә “Барысы да Җиңү өчен” Бөтенроссия акциясе кысасында “ТНВ” һәм “ТНВ-Планета” телеканалларында телевизион марафон узачак. Акцияне Гомумроссия халык фронтының (ОНФ) Татарстандагы төбәк бүлеге тәкъдим иткән.

“Теләгендә булганнарның һәммәсе дә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен акча җыюда катнаша ала. Марафон вакытында телевизор экранына QR-код чыгарылачак. Тамашачылар шуның аша хәйрия чарасында катнашу мөмкинлегенә ия булачак”, – диелгән ОНФ төбәк бүлеге хәбәрендә.
Җыелган акча Татарстаннан мобилизацияләнүчеләргә һәм махсус хәрби операциягә үз теләге белән китүчеләргә юлланачак.

Телемарафон 23 февраль көнне иртәнге 10.00 сәгатьтә башлана. Анда шушы сылтама ярдәмендә дә катнашырга мөмкин.

Алгы сызыктагы хәрбиләребезгә кулдан килгәнчә ярдәм итсәк иде!


Фикер өстәү