Татарстанда иномарка рулендәге хатын-кыз экскаваторлы йөк машинасына килеп бәрелгән

Йөртүче нык җәрәхәтләнгән.

Кичә кичен Тукай районында Чаллы-Сарман автомобиль юлында “Volkswagen Polo” җиңел автомобиле арбасына экскаватор утырткан “Foton” йөк машинасына килеп бәрелгән. Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге башлыгы Шамил Ганиев “Челнинские известия”гә шул хакта хәбәр иткән.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, иномарка рулендәге хатын-кыз тизлек режимын һәм дистанцияне сакламаган. Шуның аркасында йөк машинасына килеп бәрелгән. Бу вакытта “Foton” Южная Суровка авылына сулга борылу өчен туктап калган булган.

Фотосурәтләрдән күренгәнчә, җиңел машинага нык зыян килгән.
Авариядән соң йөртүче хатын-кыз мөстәкыйль рәвештә ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән. Аның баш мие селкенгән, тез буыны җәрәхәтләнгән.


Фикер өстәү