Картаполов Татарстанга һөҗүм турында: Беспилотниклар Украина территориясеннән җибәрелгән

Татарстанда Алабугага һәм Түбән Камага һөҗүм иткән беспилотниклар һичшиксез Украина территориясеннән җибәрелгән. Бу хакта Саклану буенча Дәүләт Думасы комитеты рәисе Андрей Картаполов әйтте.

«Бу беспилотникларның нинди типта икәнен, аларның нидән гыйбарәт булуын аңларга кирәк. Интернеттагы видео буенча, ул күбрәк җиңел моторлы самолетка охшаган. Аның пилотлы һәм пилотсыз вариантта кулланылуын аңлыйсы калды», – дип әйтте Картаполов.

Аның фикеренчә, аппаратлар турында ахыргы мәгълүматны бары тик тикшерүдән соң гына ясап була һәм шуннан соң аларга каршы көрәш буенча киңәшләр әзерләргә мөмкин.

 

Рөстәм Миңнеханов Кама аръягындагы вәзгыять буенча оператив мәгълүмат алып тора


Фикер өстәү