2024 елда Россиядә яңа машиналар сату пандемиягә кадәр булган дәрәҗәгә кайтты

2024 елның беренче кварталында Россиядә якынча 365 мең яңа җиңел машина сатылган. Бу 2023 елның шул вакыты белән чагыштырганда ике тапкырга артык, дип яза РБК.

Чагыштыру өчен: 2023 елның беренче кварталында 171,3 мең яңа җиңел машина сатылган, 2022 елда – 227,3 мең, 2021 елда 349,8 мең.

Март аенда гына да ЮХИДИдә 171 849 данә яңа җиңел машина исәпкә куйганнар. Шул ук вакытта машиналарның бер өлеше заводтан чыгарга, әмма сатып алучыга барып җитмәгән булырга мөмкин. Шуңа күрә теркәү статистикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм «Автостат» мәгълүматларыннан аерылырга мөмкин.

Россиялеләр күбрәк Кытай автомобильләрен сатып ала. «Авилон» компаниясенең яңа автомобильләр сату буенча генераль директор урынбасары Ренат Тюктеев сүзләренчә, гражданнар «Кытай маркаларына ияләшә башлаган». Geely (февральдә 12,26 мең машина сатылган), Haval, Chery, Changan, EXEED, OMODA, Lixiang һәм TANK модельләре алдынгы урыннарда тора.

Сатулар артуның төп сәбәбе – 2024 елның 1 апреленнән гамәлгә кергән утиль җыемын яңача исәпләү тәртибе. Шул ук вакытта яңа закон бәяләр артуга да йогынты ясаган. Базар аналитиклары бәяләмәсе буенча, машиналарга бәя 20-30 процентка арткан. Өстәвенә, бәя арту яңа машиналарга гына түгел, ә кулланылышта булган машиналарга да кагылган.

Кайбер экспертлар сатулар апрельдә кимер дип фаразлый, чөнки ЕАЭС илләреннән әйбер кайтару 30-40 процентка кимегән. Башкалары, киресенчә, артачак дип саный һәм үсешкә дилерлардан ташламалар кертү сәбәп булачак.

 


Фикер өстәү