Казанга Кыш бабайның бәйрәм поезды киләчәк көн билгеле

Кыш Бабай поезды Казанга 5 декабрьдә киләчәк. Аның маршруты Байкал-Амур магистралендәге, Транссебер тимер юлындагы, Россиянең Үзәк һәм Төньягындагы 130 шәһәр аша узачак. Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Бөек Устюгтан Кыш бабай поезды 22 октябрьдә киткән. Аның Горький тимер юлы буйлап сәяхәте 3 декабрьдә Түбән Новгород станциясеннән башланачак, шул ук көнне ул Арзамас-2 станциясендә булачак.

«Аннары поезд Чабаксарда – 4 декабрьдә, Йошкар-Ола һәм Казанда – 5 декабрьдә, Ижевскида – 6 декабрьдә тукталыш ясаячак. Моннан тыш, поезд Ковров һәм Владимир станцияләрендә – 13 гыйнварда, шулай ук Кировта – 14 гыйнварда булачак», – дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Тукталыш булган һәр шәһәрдә вокзалга килүчеләрне артистлар һәм аниматорлар катнашында бәйрәм программасы көтә.

Состав Кыш Бабай Россия буйлап сәяхәт итә торган бәйрәмчә бизәлгән күчмә резиденциядән гыйбарәт. Быел поезд 19 вагоннан тора. Анда кабул итү бүлмәсе салоны, вагон-сәхнә, уеннар һәм квестлар өчен «Әкият авылы» вагоны, вагон-рестораннар, вагон-кибетләр һ.б бар. Поезд башында йөзләгән утлардан торган гирляндлар белән бизәлгән паровоз була.

Поезд Россия тимер юллары буйлап 33 мең километрдан артык юл узачак.

 


Фикер өстәү