Казанга Кыш бабай поезды килә

15 декабрьдә Казанга Кыш бабай поезды килеп төшәчәк. Бу хакта «Россия тимер юллары» матбугат хезмәте хәбәр итә. Поезд 5 декабрьдә Великий Устюгтан кузгалып, 36 шәһәрдә тукталыш ясарга тиеш.

Бу шәһәрләрдә балалар һәм әти-әниләр, бәйрәм чараларында катнашып, тылсымлы әкият герое аша котлау открыткалары юллаячак, Яңа ел бүләкләре алачак. Поезд килеп төшәргә 20 минут кала, вокзалда һәм вокзал яны мәйданчыгында бәйрәм башланачак. Вокзалга керү һәм чарада катнашу өчен QR-код күрсәтү яки ПЦР-тест узу (чара башланырга 72 сәгать кала) кирәк. Расписаниесенә караганда, Кыш бабай безгә 9 сәгать 25 минутта килеп төшәчәк, кичке җидедә китәчәк. Сүз уңаеннан, пандемия аркасында, узган ел поезд Казанга килмичә калган: Кыш бабай  белән интернет аша гына матбугат конференциясе узган.


Фикер өстәү