Экспресс-анализлар, УЗИ, табиб киңәшләре: Казанга “Сәламәтлек поезды” килә

Тикшеренүләр шикәр чирен яки аның килеп чыгу ихтималын билгеләргә ярдәм итәчәк.

29 октябрьдә Казанга “Поезд здоровья. “Вместе против диабета” поезды киләчәк. Биредә теләгендә булган барча кеше белгечләргә күренә, профилактик тикшеренүләр уза, анализлар тапшыра алачак. Бу хакта Казан мэриясе сайтында Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып хәбәр ителгән.

Иң элек канда глюкоза, холестерин, “гликированный” гемоглобин микъдарын билгеләү өчен экспресс-анализлар тапшырырга, ЭКГ, калкансыман бизгә УЗИ ясатырга һәм башка процедуралар узарга мөмкин. Тикшеренүләр шикәр чирен һәм аның килеп чыгу ихтималын ачыклауга юнәлдерелгән.
“Сәламәтлек поезды” табиблары 29 октябрьдә – 10:00-17:00, 30 октябрьдә – 9:00-13:00 сәгатькәчә кабул итәчәк.

Поезд Владивостоктан Мәскәүгә кадәр бара. Ул шулай ук Балезино (Удмуртия), Киров һәм Түбән Новгород шәһәрләрендә тукталыш ясаячак.

Проектны “Россия тимер юллары”, “РЖД-Медицина” системасының сәламәтлек саклау учреждениеләре белән берлектә, Федерация Советы, Дәүләт Думасы, Сәламәтлек саклау министрлыгы, “Илкүләм өстенлекле юнәлешләр” коммерциясез оешмасы ярдәмендә тормышка ашыра.


Фикер өстәү