Ашаганнан соң йокы басуның нәрсәне аңлатырга мөмкин булуын әйткәннәр

Табиб көндезге аштан соң йокы басуның углевод алмашы бозылуга, ягъни канда шикәр микъдары артуга бәйле булуын аңлаткан.

Көндез тамак туйдырганнан соң диванга кырын ятып черем итеп алу теләге матдәләр алмашы бозылуга бәйле булырга мөмкин. «Инвитро-Юг” челтәрендә эшләүче табиб-терапевт Виктория Звонарева “Мослента” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

“Ашаганнан соң йокы басу углевод алмашы бозылуга бәйле булырга мөмкин. Бу очракта “гликированный гемоглобин” күрсәткечен белергә кирәк. Ул соңгы өч-дүрт айда кандагы глюкоза микъдарының күпме булганлыгын күрсәтә. Шулай ук калкансыман бизнең начаррак эшли башлавы да тамак туйдырганнан соң йокы килү сәбәбенә әйләнергә мөмкин. Бу очракта гормоннарны тикшертергә кирәк”, – дип аңлатып үткән белгеч.

Табиб әйтүенчә, төшке аштан соң йоклап алу теләгенең гади углеводлы ризыкларны күп куллануга бәйле булуы да бар. Инде килеп, симерүгә бирешүчән кешеләрне дә көндезге сәгатьләрдә бик нык йокыга тарта.


Фикер өстәү